ӘДӘБИ с. гар. 1) Матур әдәбиятка караган. Күпчелек әдәбиятны укымый, аңа төкереп кенә карый, әдип сүзенең зарурлыгын тоймый, ул әдәби сүзгә бөтенләй мохтаҗ түгел! А.Гыйләҗев. --- әдәби әсәр – иң яклаучысыз җисем, җирдә үсеп утырган үлән кебек. Х.Камалов 2) Матур әдәбият әсәрләрен язуга бәйләнешле. Ул юл әдәби уңышка һәм дәрәҗәгә китерә. Х.Камалов. Г.Рәхимнең инкыйлабка кадәрге әдәби иҗатының тагын бер юнәлеше – әдәби тәнкыйть һәм әдәбият теориясе. Мирас 3) Матур әдәбият әсәрләрен өйрәнүгә бәйләнешле. Берникадәр әзерлекле һәм тәҗрибәле либреттистлар, тәрҗемәче кадрларны тудыруда [студия] әдәби бүлегенең хезмәте бәхәссез зур булды. М.Җәлил. --- аларны моның өчен әдәби тәнкыйтьтә хөкем итәргә кирәк. М.Мәһдиев 4) Матур әдәбият әсәрләрендә сурәтләнгән, матур әдәбиятка хас булган. --- студент Галиуллин Лев Николаевичның мәшһүр романнарындагы графларны, бароннарны, сыйнфый ноктадан алмыйча, бары тик кеше, әдәби образ булу ягыннан алып сөйли... И.Гази. --- үзенчәлекле бер әдәби образга прототип була алыр иде Сабира абыстай. М.Әмир 5) Гомум кабул ителгән язма тел нормаларына туры килә торган. Татарстанның берничә районында эшләгән, ниһаять, республика башкаласына килеп төпләнгән кеше булса да, телен әдәби сөйләшкә көйли алмаган иде. Б.Камалов. Журналда басылып чыккан әсәрләрнең әдәби эшләнешләре төрлечә... Казан утлары 6) Матур әдәбият әсәрләре туплап бирелгән. Моңа әдәби журналларыбызның оештыру эшчәнлеге дә этәргеч ясый. Ф.Галимуллин 7) Матур әдәбиятка багышланган. Без аның белән әдәби җомгаларга йөрибез. Р.Кәрами. --- әдәби кичә һәм әдәби очрашуларның саны 150 дән артып китте. В.Имамов. ...Бер әдәби кичә хәтеремдә нык уелып калган. М.Госманов ◊ Әдәби караклык Икенче кешенең хезмәтен күчереп язып үзләштерү, үз исеменнән чыгару; плагиатлык. Иҗатчы өчен әдәби караклыкта, плагиатлыкта гаепләү һәм шикләнүдән дә түбәнрәк мыскыллау юк... М.Мирза |