ӘГЪЛА с. гар. иск. 1) Бик яхшы, затлы, кыйммәтле; бик матур; югары сыйфатлы. Бик матур бүлмә, уртада – өстәл, аның тирәсендә – калфаклы урта яшьле бер хатын, өстенә бик әгъла һәм бик килешле халис ефәк җөббә кигән... Ф.Әмирхан. Күрәсең, Рамазан дус бик ярата үзеңне, күлмәкнең әгъласын алып биргән. Г.Әпсәләмов. Һәртөрле әгъла мехлар, камчат, камалар, якалык һәм бүреклек каракүлләр --- Казанда, Печән базарында мәсҗеткә каршы --- [урнашкан]. Г.Әпсәләмов

2) Югары, күркәм, сокландыргыч. --- исерткеч йогынтысына бирелмәү, дәртне тышаулый алу – кешене шәхес итеп күтәрә торган әгъла сыйфат. Т.Әйди

3) Бик тәмле, телеңне йотарлык, затлы. Шурпада пешкән ит бик әгъла. К.Насыйри. – Минем мондый әгъла нигъмәтләрне күргәнем дә юк, – диде агай, исе китеп. Г.Әпсәләмов. – Минем мишәр пәрәмәчләрен ашаганым бар, бик әгъла. Г.Әпсәләмов

4) Әйбәт, яхшы. Май аеның иң әгъла, җылы көннәренең берендә хәзрәт мәсҗедтән --- чыгып килә иде. Г.Камал. Бүлмәмдә аннан калган әгъла хуш исе акрын гына --- тойгыларымны рәхәтләндерә. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә