ӘГЪЗА и. гар. 1) Тере организмның билгеле бер функция үти торган өлеше; орган. Боларның баш-күзләре бәсләнгән, һәммә әгъзалары дерелди. Г.Ибраһимов. Ул председательнең, ник болай, диюен аңлый алмады, курку-шикләнүдән, бөтен эчке әгъзалары суынып киткәндәй тоелды. Ф.Садриев. Чөнки кешенең бик әһәмиятле сизү, сиземләү әгъзаларының берсе – кул бармаклары – бу очракта бөтенләй эшкә катнашмый. М.Насыйбуллин

2) Берәр җәмгыять, оешма, төркем составына кергән кеше; член. Җәмгыятьнең калган өч әгъзасы килделәр. Ф.Әмирхан. --- ул һаман дерелдәде, бюро әгъзаларына аның саен кыен була башлады. М.Мәһдиев. Үткән якшәмбе көн, җәмгыятькә әгъзалар сайлау өчен, бер мәҗлес булган иде. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә