ӘГЪВАЛА’У ф. 1) Нәрсәгә дә булса ышандырып, кызыктырып котырту, үзенә карату. --- урыс күңелен «итекләрен Һинд океаны суларында юарга» әгъвалый. М.Әхмәтҗанов. Адәм галәйһиссәламне әгъвалаган шайтан сине генә әгъвалый да әгъвалый инде ул... Г.Гобәй. Күңелне кытыклый торган күренеш, ирләрне ымсындыра торган гүзәллек иде бу. Нәрсә, Софи ханым Янгуразны шулай әгъваларга ниятләгәнме? Т.Әйди

2) Кемне дә булса җайлау, көйләү; нәрсә белән дә булса ризалашырга мәҗбүр итү. Ә син, әпсенләп-төпсенләп, әгъвалап, шул бюрократия туарлык ярык тишәсең. А.Расих

Әгъвалап йөрү Кемне дә булса даими рәвештә әгъвалау. Зиннәт Гомәрне үзе белән читкә китәргә әгъвалап йөри

Әгъвалап карау Әгъваларга омтылу, әгъваларга тырышу. – Әйдә, кырларны, су буйларын әйләнеп, саф һава сулап кайтыйкмы әллә? – дип әгъвалап карады. В.Нуруллин

Әгъвалап килү Даими рәвештә, электән үк кемне дә булса әгъвалау. Егетне әгъвалап килү

Әгъвалап тору Әле, сөйләү моментында әгъвалау; озак вакыт әгъвалау. Ул заманнарда озын-озак сөйләшеп, әгъвалап тормыйлар иде. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә