ӘГЪВА и. гар. 1. Үзенә ияртеп аздыру, юлдан яздыру; кызыктырып котырту. Дөресен әйтим, Мөхәммәт абзый, шәһәр җирендә яшь кешегә әгъва зур, күңел азындырырлык нәрсәләр күп. Т.Мөбарәков

2. с. мәгъ. Үзенә ияртеп аздыра, юлдан яздыра торган, кызыктырып котырта торган. Син мине Зифа белән мәңгегә дошманлаштыру өчен, шундый әгъва сүзләр уйлап чыгарасыңмы? Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә