ӘГӘ’РЕНКИ терк. диал. к. әгәр. Әгәренки таш гасырда хат ташучылар йөрсә, бу хәтле хәбәрне җиткерер өчен Тянь-Шань тауларының ташы да җитмәс иде... К.Кәримов. Әгәренки колак салсаң, төннәрен ул яктан «дөп-дөп» иткән фашист аяк тавышын ишетерсең. Г.Бәширов. Әгәренки рәсми властьларга үземне белдерсәм, үземне алар карамагына тапшырсам, беләсеңме, нинди хәлдә калачакмын мин?! Р.Фәизов |