ӘВЕ’Ш-ТҮЕШ КИТЕРҮ ф. 1) Нәрсәне дә булса теләсә ничек болгату, аркылы-торкылы урнаштыру. --- ата кеше учактагы утыннарны әвеш-түеш китерде. Н.Фәттах. [Кош] Башта бу төзү нәрсәсенә куе селәгәен сеңдерде, аннары, аны әвеш-түеш китергәч, томшыгы белән баскаларга кереште. Г.Хәсәнов

2) Аннан-моннан, җиренә җиткерми, тиз-тиз генә эшләп кую, оештыру; әтмәлләү. Җырның сүзләре шундый котсыз, мәгънәсез бер такмаза булса, «көй» дигәне дә төрле халык көйләрен әвеш-түеш китереп укмаштырган зәвыксыз бер тугылама иде. Г.Бәширов

3) Фактларны бутау, чынбарлыкны бозып күрсәтү. Фәсхетдин абзый бөтенесен әвеш-түеш китереп, бозып күрсәткән! Г.Бәширов

4) Сату-алу белән эш итү, алып сату белән шөгыльләнү

5) Нәрсәне дә булса бер урыннан икенче урынга кат-кат күчереп йөртү; тегеләй-болай китерү. Йоклаучыларны уятмас өчен, ул, мөмкин кадәр саграк кыланырга тырышып, буш карават өстендәге үз әйберләрен әвеш-түеш китерде... Н.Фәттах. Директор исә берни әйтмәде – башын иештереп, өстәлдәге аттестатларны әвеш-түеш китергән булды. Н.Фәттах

6) Бер кулыннан икенче кулына күчерү. Дәрҗия үзе сорап алмасмы икән, дип, Гайнан, мәкаләне кулында әвеш-түеш китереп, таптанып торды. Г.Бәширов

7) Нәрсәне дә булса бер савыттан икенче савытка бушату. Күз алдына, елмаеп, Гөлбиби килде, нидер вәгъдә итеп, аңа күз кысты, көлде һәм, матур беләкләрен җитез хәрәкәтләндереп, табын янында нәрсәнедер әвеш-түеш китерде. Н.Фәттах

8) Очын-очка чак ялгау, ничек тә үткәрү, тартып-сузып җиткерү; көнне көнгә авыштыру. --- үзе дә озак еллар буенча шул якларда тегү тегеп йөргән, эше өзелеп торган арада, тегесен-монысын әвеш-түеш китергән. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә