ӘВЕСЛЕК и. Кояштан, җилдән яки явым-төшемнән саклау өчен, баганалар өстенә түбә ябылган корылма; төз лапас. Нигә юк соң бу ипи, әнә бит басу-кырлар, әнә бит әвеслек янында салам эскертләре, алардан бит инде ипи чыккандыр? М.Мәһдиев. --- күтәрмә әвеслек эченнән резин көпчәкле, хромланган ике күчәрле җиңел арба тартып чыгарды. Р.Мирхәйдәров. --- түрдәге әвеслектә сөт бидоннары тезелеп тора. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә