ӘВЕРҮ ф. сөйл. 1) к. әверелдерү. Мин ничек шул, дине өчен гомере буе күргән җәзаларына шатлана торган анамны, дине өчен корбан булган атамны ташлап, шул, чиркәүне – кибеткә, гыйбадәтне сату-алуга әвергән батюшкага угыл булыйм? Г.Исхакый. Суны парга әверү 2) Нәрсәне дә булса икенчегә бору, юрау (мәс., сүзне). Син сөйлисең хаклыкны, ә кешеләр аны дошманлыкка әверә. Ш.Камал 3) Кемне дә булса берәр явыз ният белән урап алу яки аны җыйнаулашып кыйнау. Милиция егетләре аны дүртәүләп-бишәүләп әвереп кенә җиңәләр. А.Хәсәнов 4) Нәрсәне дә булса куллар белән кочакка алу Әвереп алу Кинәт әверү. Бердән Шәфыйк бабай өстенә ташландылар. Тиз генә аны әвереп алдылар. М.Гали. [Тимри] Дәү кочагына берьюлы ярты чүмәләне әвереп алып эчкә йөгерде. Г.Бәширов |