ӘВЕРНӘ и. 1) Бер-берсенә аркылы куеп тоташтырылган, ныгытылган нечкә ике борыстан гыйбарәт әсбап (туку эшендә). Ә хатын-кызлар --- машинаның --- тәгәрмәчләре, әвернәләре кебек, ашыга-ашыга хәрәкәтләнәләр. Ф.Садриев

2) Киләпле җепне йомгакка ураганда кулланыла торган, аркылы ике такта әйләнерлек итеп урнаштырып эшләнгән җайланма; русчасы: вороб. Әбиемнән калган әвернә

3) тех. Уру машиналарының, комбайнның, үлән яки иген сабакларын бөгеп, кискеч аппаратка тапшыра, кискәндә, аларны тотып тора һәм тагын да эчкәрәк этәрә торган детале; русчасы: мотовило. Ургычның әвернәсе урыла торган культураның сабакларын кисү аппаратына тапшыру һәм киселгәннәрен ургычның шнегына бирү өчен хезмәт итә. Урып җыю машиналары

4) Гомумән кушу билгесе (тәре) рәвешендәге әйбер. Рама әвернәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә