ӘВЕРЕЛҮ ф. 1) Бер кыяфәттән, рәвештән, әхвәлдән чыгып, икенче бер кыяфәткә, рәвешкә керү; бөтенләй икенче шәкел, икенче төс алу. Тау-тау ак болытлар, куерып, салынкы каракучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. М.Галәү. Врачлар, аллергия диделәр, салкыннан бик нык саклагыз, астмага әверелә күрмәсен, диделәр. Ф.Садриев. Әйтерсең ул [Мансур] тораташка әверелгән иде, әйтерсең ул төш күрә иде. Г.Әпсәләмов. --- Әверелә кура курайга... Зөлфәт

2) Икенче бер сыйфатка күчү, башкача эчтәлек алу. Эш акча мәсьәләсенә килеп терәлсә, әни сүзе законга әверелә безнең өйдә. К.Кәримов. Спектакльнең ахырына алар арасындагы бердәмлек хисе куәтле революцион омтылышка әверелә. М.Арсланов. Шагыйрьләр дуслыгы әдәбиятлар дуслыгына, халыклар дуслыгына әверелә. Р.Миңнуллин

3) миф. Тылсым, сихри көч ярдәмендә, бер әйбердән икенче бер әйбергә яки җан иясенә әйләнү; кыяфәтен, сыйфатын үзгәртү. Кыз егетне куа, егет, кыз килгәнен сизеп, биек тауга әверелә. Әкият. Күгәрченнәр, кайтып керәләр дә, бик чибәр өч егеткә әвереләләр. Әкият. Икәвесе дә адәм сурәтендәге кара таш булып әверелделәр. Мирас

Әверелә бару Акрынлап, аз-азлап, көннән-көн арта төшеп әверелү. Гөлзадә аның бөтен уен били торган тормыш мәгънәсенә әверелә барды. Ф.Садриев. Проза шигырь кебек оператив төргә әверелә бара. Ф.Галимуллин

Әверелә башлау Әверелгәне сизелү. --- аның сүнәр-сүнмәс кенә җемелдәгән өмете ышаныч булып әверелә башлады. Г.Әпсәләмов

Әверелә килү Эзлекле рәвештә һәрберсе, булган берсе бертуктаусыз әверелү. Антымны боздырырга җыенган һәр адәм дошманыма әверелә килде. Ә.Баян

Әверелә төшү Бераз әверелү

Әверелеп бару Эзлекле рәвештә әверелүе акрынлап арту. – Шыксыз үрдәк бәпкәсе аккошка әверелеп бара түгелме? – диде ул Ләйсәнгә... Ф.Яруллин. --- элек бу – элита дине булса, хәзер гавамныкына әверелеп бара. Р.Сафин

Әверелеп бетү Тәмам, тулысынча, ахырына кадәр әверелү. Тик бу кытыршылыклар озакка сузылмый, ялының азагында Рәмзи чыкылдаган авыл кешесенә тагы әверелеп бетә иде. А.Расих. Котырыгы басылганчы гына да җитмеш җидегә әверелеп бетә. Б.Камалов. Ниһаять, деформация юкка чыга, һәм потенциаль энергия тулысынча кинетик энергиягә әверелеп бетә. Физика

Әверелеп җитү Тиешле дәрәҗәгә җитешеп әверелү. Шул ук вакытта алар [татар мохитеннән читтә туып-үскән кешеләр] чын руска, казахка яки үзбәккә дә әверелеп җитмиләр кебек. Ә.Еники

Әверелеп калу Нинди дә булса сәбәп белән яки вакыйгадан соң, нәрсәгә булса да әверелү һәм шул торышын саклау. [Дәвис] --- минем «Жигули»ның яныннан гына узып, Haсыйриның «УАЗ»ына барып сыланды. Болай да кечкенә «Ока»сы бөтенләй дә коймакка әверелеп калды. Ф.Яхин

Әверелеп килү 1) Үзенең чигенә, соңгы дәрәҗәсенә җитеп әверелү. Суның бозга әверелеп килүе

2) Акрынлап әверелү, әверелеше күренә, сизелә башлау. --- үткән чорларны каралтып күрсәтү белән мавыгу, «шул чор хәлләрен» бүгенгедән чыгып каһәрләү прозабызның төп тенденцияләренең берсенә әверелеп килә. Ә.Закирҗанов. Хәтер көнен үткәрү халкыбызның көчле, гыйбрәтле традициясенә әверелеп килә. Р.Вәлиев

Әверелеп китү 1) Көндәлек, еш кабатлана торган күренешкә (эшкә) әверелү, гадәтигә әйләнү. Аның өстенә, һәркемнең дип әйтерлек, баласы, атасы, ире яки берәр кардәше, берсе артыннан берсе алынып, китеп торганга күрә, аерылулар, озатулар гади эшкә әверелеп китте. М.Гафури

2) Көтмәгәндә, кинәт әверелү. Шул мәлдә бака кызга әверелеп китте. Әкият. Аның, тиз арада бөтен татар-төрки дөньясына таралып, миллионлаган йөрәкләрне җилкендерерлек канатлы җырга әверелеп китүе һич очраклы түгел. Р.Рахмани

Әверелеп тору Даими рәвештә, әледән-әле әверелү. Сыеклыкның элементар күләменең хәрәкәте вакытында, бу күләмнең тулы энергиясе үзгәрешсез калса да, аның энергиясе, бертуктаусыз, бер формадан икенче формага әверелеп тора. Физика

Әверелеп яту Билгеле бер вакытта нәрсәгә дә булса әверелү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә