ӘВЕРЕЛДЕРҮ ф. Бер хәлдән икенче хәлгә әйләндерү, нәрсәне дә булса үзгәртү, аңа бөтенләй үзгә төс бирү. --- колхозны шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтүче оешмага гына әверелдерергә туры киләчәк, диделәр. Ф.Садриев. Арадагы ераклык вә салкынлык боздай эреп юкка чыксын, безне борадәрләргә әверелдерсен иде. В.Имамов. Авыл, әти-әниләребезне әби-бабайларга әверелдереп, үзе дә картайган инде. Казан утлары

Әверелдерә бару 1) Акрынлап, аз-азлап әверелдерү. [Гөлзиләне] --- максатын, мәхәббәтен, күңел сафлыгын онытырга мәҗбүр итте, аны, исертеп, мескен бер колга әверелдерә барды. М.Кәбиров

2) Бер-бер артлы әверелдерү. --- Әбүгалисина аларның кайсын – шакалга, кайсын – филгә, кайсын башка хайванга әверелдерә бара. К.Насыйри

Әверелдереп бетерү 1) Бөтенләй, тулысынча әверелдерү. Өй хозяйкасына әверелдереп бетердең бит инде хатыныңны. М.Хәбибуллин. Университетны --- полиция оясына әверелдереп бетерделәр. Г.Әпсәләмов

2) Барысын да әверелдерү. Ул бөтен авыл халкын үзенең колына әверелдереп бетерә язган. Ф.Яруллин

Әверелдереп җиткерү Нәрсәне дә булса билгеле бер хәлгә җиткереп әверелдерү

Әверелдереп калдыру Башка әйбергә, күренешкә, хәлгә әверелдереп, шул торышны саклау. Сөйләүчеләребез эстрада сәхнәсен гел кәмиткә, гел арзан шаяруга гына әверелдереп калдырмагайлары, дигән шөбһә бар. Р.Батулла

Әверелдереп кую Кинәт әверелдереп, шул хәлдә калдыру. Серле чишмә суы әбине матур кызга әверелдереп куйды

Әверелдереп ташлау Кинәт кенә әверелдерү. Ә инде Явыз Иван җиребезне канга батырып, тамырларыбызга балта чабып, ханлыгыбызны тоташ ГУЛАГ лагерьларына әверелдереп ташлагач, Сталин безнең кан кардәшләребезне Кырымнан кугач, без, гомумән, тукталып, тыныч кына яшәүдән мәхрүм калдык. Р.Вәлиев

Әверелдереп тору Һәрвакыт, даими әверелдерү. Ташландык җирләрне гөлбакчага әверелдереп тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә