ӘВЕ’Н СУГУ ф. 1) тар. Әвендә киптерелгән ашлыкны сугу. – Син әвен сугарга чыкмадыңмыни? – диде дә, озын гына иттереп, кызын сөзде. Г.Исхакый. Егет гомере байларга әвен сугып, машина әйләндереп, кышын урманнан утын ташып үтте. Г.Бәширов

2) күч. Кыйнау, суккалау. Икенче көнне Нурислам хаҗи минем тетмәмне тетте: кичә фәсемне сугып яньчегән чыбык сынып беткәнче, аркамда әвен сукты. Г.Гобәй

◊ Әвен сугып кайту (килү) Бик нык ару, алҗу һәм ачыгу. Сәхипҗамал күрше, син безне әллә әвен сугып килде дип белдеңме? А.Әхмәт. Әвен суккан кеше кебек (төсле, шикелле) Бик нык арыган, алҗыган. Сорур чынлап сөешергә өлгерә алмады, ул өч көн бербуйдан әвен суккан кеше кеби йокыга китте. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә