ӘВӘСЛӘНҮ ф. Нәрсә белән булса да мавыгу, нәрсәгә дә булса кызыксыну уяну. Аның белән танышкач, үзем дә рәсем ясарга әвәсләндем. Идел

Әвәсләнә бару Торган саен ныграк әвәсләнү

Әвәсләнә башлау Әвәсләнергә керешү

Әвәсләнә төшү Бераз әвәсләнү

Әвәсләнеп алу Берара, кыска вакытлы әвәсләнү

Әвәсләнеп китү Нинди дә булса вакыттан яки сәбәптән соң әвәсләнә башлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә