ӘВӘС хәб. сүз гар. сөйл. Нинди дә булса эшкә, һөнәргә оста булу, шул эшне, һөнәрне бик ярату, шуның белән мавыгу. Хат язарга артык әвәс түгел иде Шамил солдат... Я.Зәнкиев. Сеңлебезнең бер һөнәре артырга тора бит әле, Ибраһим абзый, Нурия музыкага әвәс булып чыкты бит. Г.Ахунов. Әй, яшь вакыт! Күперләрне яккан вакыт, Җимерергә әвәс, күпне ваткан вакыт, Синме әллә үз-үзеңне тапкан вакыт?! Р.Гаташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә