ӘВӘРӘЛӘНҮ ф. 1. к. әвәрә килү. Һәрхәлдә, Мирзаҗанның болай әвәрәләнүе шәп түгел... Б.Камалов. Элегрәк бу табигый санала иде, хәзер бер генә дә шулар белән әвәрәләнәсем килми. Б.Камалов 2. әвәрәләнеп рәв. мәгъ. Берәр нәрсә белән нык мавыгып, шуның белән мәш килеп. Кем белсен, әтисе янында әвәрәләнеп, борынына машина исе кергән Госманның зур мәгънәдә хезмәт сукмагына басуына шул лобогрейкага кагылышы сәбәп булгандыр? Б.Камалов |