ӘВӘРӘ’ КИЛҮ ф. Берәр эш, шөгыль, мәсьәлә белән мәшгуль булу, маташу, кайнашу; мәш килү. Я саташа, я бастырыла, я төшендә дә көндәлек больница эшләре белән әвәрә килеп алҗып бетә. Г.Әпсәләмов. Иң элек шул билгеле булды: гел эш белән әвәрә килү аны иптәшләреннән аерган булып чыкты. Ф.Садриев. Кибеткә гармуннар кайткан иде, ирләр шул тирәдә әвәрә килде. М.Мәһдиев |