ӘВӘРӘ’ БУЛУ ф. 1) к. әвәрә килү. Шушы мөбарәк Мәдинәи Мөнәвәрә шәкертләре «Русия мөселманнары иттифакы» оештыру эше белән әвәрә булалар. Г.Исхакый. Ике марҗа карчыгы чәй белән әвәрә булалар: берсе --- чәй коя, икенчесе вак кына алмалар кисеп, чынаякларга салып маташа... Ш.Камал. Үз эше белән әвәрә булган ана улының иркәләнәсе килеп йөрүен аңламады. Р.Мөхәммәдиев 2) Берәр нәрсәгә юлыгу, дучар булу. Булмас эшкә әвәрә булма, яшең китәр, Хөкемсез илгә баш булма, башың китәр. Мәкаль |