ӘВӘЛӘ’Ү ф. 1) Нинди дә булса куе массаны (камыр, балчык һ.б.ш.ны) берәр савыт эчендә яки яссылык өстендә әйләндерә-әйләндерә тәгәрәтү. --- куна такта өстендә камырны зур-зур икмәкләр ясап әвәләде, онлады да кызу мичкә тыкты. Г.Ибраһимов. Кар астында калып өшегән черек бәрәңгене, изеп, аз гына арыш онында әвәләп кыздырсаң – телеңне йотарлык кәлҗемә була иде! Казан утлары 2) Төрле катнашмаларны бергә кушып, куллар белән болгата-болгата укмаштыру, нинди дә булса бер рәвешкә китерү, бербөтен итеп оештыру. Хуҗа хатын әпе-төпе китереп ипи әвәли. М.Мәһдиев. Менә өч-дүрт йомыркага гына кош теле пешермәкче булам, кулыңны юып кына камыр әвәлә әле… Г.Исхакый 3) Нәрсәне дә булса кулда яки авызда әрле-бирле йөртү. --- авыруның йөрәген кулына алды да, камыр әвәләгән кебек әвәли-әвәли, аны ясалма рәвештә эшләтә башлады. Г.Әпсәләмов. Кешеләр, көлешеп, дымлы туфракны кулларына алдылар, бармак араларында әвәләп, иснәп карадылар… Н.Фәттах 4) Йонны тәгәрәтә-тәгәрәтә, уа-уа оештырып укмаштыру, берәр төрле форма бирү, басу. Йоннан әвәләгәндәй, баштанаяк кара мехка төренгән оныгын профессор, сары кайры тунының итәге белән каплап, башын игәләде. Г.Бәширов 5) Вак-төяк әйберләрне катыштырып, нәрсә дә булса ясау, берәр нәрсә барлыкка китерү. Үрдәкләр ояларын түмгәк араларына ясыйлар. Үлән йолкып, йон-каурыйлары белән әвәлиләр дә – менә дигән оя килеп чыга. Н.Сладков 6) Тәгәрәтә-тәгәрәтә хәрәкәтләндерү, шуыштыру. Ул мичтәге утлы күмерне кисәү таягы белән әвәләп китерә дә тәмәкесенә ут ала. М.Мәһдиев 7) күч. Холык-фигылен үзгәртү, йогынты ясау. Әнисе, аның да битараф түгеллегенә сөенеп: – Кызым, Рәмзил – начар егет түгел, үзеңә нинди ир кирәк, аннан шундый ирне әвәләп була. З.Дәүләтов 8) күч. Аннан-моннан гына, җиренә җиткерми, өстән-өстән генә эшләп ташлау. Әгәр кемнәрдер әвәләгән шушы ике брошюрага берәр төрле әдәби премия биреп куйсалар? Ф.Садриев. – Моны кем язды? – дип сорады Сәгыйтов. – Башын мин әвәләдем, койрыгын Шәяхмәт ябыштырды, ярармы? С.Рафиков. Укулар, ни сәбәпледер, бик нык кыскартылып, курсантлардан ашык-пошык кече офицер әвәләп, Гарифулланы Алма-Атадагы яңа хәрби училищега укытучы-тылмач итеп җибәрделәр. А.Хәлим. Илгә яңа кадрлар, яңача фикер йөртә алырлык гыйлем ияләре әзерлибез, дип мактанабыз. Асылда, еш кына, Сәгыйтов ишеләрне әвәләп бирәбез. Ф.Сафин 9) күч. Гаепләү өчен, юк эшне дә күпертеп күрсәтү, ялган гаеп тагу, уйдырмалар уйлап чыгару. Янчурин «Сельхозтехника»да эшли торган бер комсомолецыбызны төрмәгә тыкты. Гел юктан җинаять эше әвәләп. Ф.Садриев 10) күч. Кемне дә булса кочаклап, куллар белән каты кысып иркәләү. Кайчагында, элекке гадәтләремә буйсынып, сине кочарга, үбәргә, күкрәгемдә әвәләргә теләп, кулларыма ирек бирәм... Ф.Яруллин 11) күч. Бер сүзне һаман кабатлап тору, бер нәрсәне кабат-кабат сөйләү 12) күч. Сүзләрне чак оештырып әйтү; авыз эченнән мыгырдау. – Менә үләм, иптәш командир, – диде ул, сүзләрен көчкә әвәләп. Х.Камалов. Яңагым сизелерлек күпереп чыккан, шешкәне күземә үк күренеп тора, авызым сүз әвәләп чыгара алмый башлады. Г.Сәгыйров 13) күч. Бик озак, кат-кат, төрле ягын уйлау. Каюм мәсьәләне үзенең башында бөтен яктан әвәләгән иде, күрәсең. Ш.Камал 14) күч. Эшне тәмамлый алмыйча, кабат-кабат төзәтү, озаклап эшләү. Башкалар бер кибәнне әвәләп маташканда, алар, Мөхәммәт белән, икене салып куялар. Р.Сибат Әвәләп алу Кыска вакыт эчендә тиз генә әвәләү. Теге кеше, өенә кайткач, хатынына мактана икән: «Итекче Җәлилне очраттым, сөйләштем, иртәгә йон илтәм, бастыручылар күбәйгәнче, әвәләп алырга кирәк», – ди икән. И.Гази Әвәләп бетерү Барысын да яки ахырына кадәр әвәләү. Ипине әвәләп бетерү Әвәләп йөрү Һаман да, бертуктаусыз әвәләү. --- авыз эченнән әллә нинди аңлашылып бетмәгән реклама сагызлары әвәләп йөрүләре турында искәртте. Н.Гариф Әвәләп кую 1) Тиз генә әвәләп әзер итү. Минем инде ул вакытта баш эшли, тел әйләнә. Кемне дә булса хурлап, минут эчендә берәр такмак әвәләп куям... Ә.Рәшит 2) Алдан, әвәләп, әзер хәлдә тоту. Әни алты олы ипи, бер бәләкәй ипи әвәләп куйды. Н.Кәримова Әвәләп ташлау 1) Тиз-тиз генә, җәһәт рәвештә әвәләү 2) күч. Берәр эшне аннан-моннан гына, җиренә җиткерми ашыгып эшләү. Бу эшне ашыгыч рәвештә әвәләп ташлаган өчен, бюро членнарына ризасызлык белдергәнен ишеткән иде. М.Мәһдиев Әвәләп тору 1) Әле, хәзерге вакытта, күз алдында әвәләү. --- бу соравыннан уңайсызланган кебек, сүзен, әзрәк, авызында әвәләп торды. Н.Гыйматдинова. Камыр изә торган рычаг кеше кулы сыман әйләндереп, әвәләп тора. Ш.Галиев 2) Күпмедер вакыт, бераз әвәләү. Аны [тәмәкене] бармаклары арасында бераз әвәләп торгач: – Синең янда тарту килешмәс, – дип, тәмәкесен кабына кире салды. Р.Бәшәр 3) Бертуктаусыз нәрсә дә булса әвәләү. --- буржуйлар фәлән, буржуйлар төгән, имеш! Шушы сүзләрне әрле-бирле әвәләп торудан башка белгән нәрсәгез дә юктыр, ахрысы.Ш.Камал Әвәләп чыгару Аннан-моннан, җиренә җиткерми генә эшләү. Татар телен гамәлгә кертү курсы татар кызларыннан, татар егетләреннән бер кыш эчендә бухгалтерлар, счетоводлар әвәләп чыгарып бирә. И.Гази Әвәләп чыгу 1) Нәрсәне дә булса башыннан ахырына кадәр, һәрберсен берәм-берәм әвәләү 2) күч. Нәрсәне дә булса ахырына кадәр эшли алу, эшләп башкару. Белмим, боларны әвәләп чыгарга баш җитәрме? Г.Әпсәләмов |