ӘБҮҖӘҺЕЛ и. гар. 1) тар. Мәккәдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең иң явыз дошманы – Әбү Хәким ибне Һишам кушаматы – гарәп кабиләләренең элекке тормыш тәртипләрен, дини ышануларын саклап калу өчен көрәшүчеләрнең берсе. Сезнең сыерыгыз – хайваннарның кяфире икән. Алла сакласын, Алла сакласын. Ягъни мәсәлән, Әбүҗәһел сыерының нәселеннән килгән сыер икән. К.Тинчурин 2) күч. Үтә хәйләкәр, бик явыз, надан кеше. Китапча итеп әйтсәк инде, минәйтәм, таштан су чыгар, усак агачы алма бирер, ә әбүҗәһел акылга килмәс. Г.Ибраһимов. Әбүҗәһел Лысенко килү белән, академиядә наданнарга, ялагайларга юл ачылды. Т.Мөбарәков |