ӘБРӘКӘЙ и. фар. гади с. 1) Табигый йомышны үти торган урын; бәдрәф. Әбрәкәйгә дә комган белән йөри. И.Шиһапов. Хыялым белән, мөртәтне – сабантуйлар батырын – мин айгыр булып таптадым, әбрәкәйгә батырдым. Р.Харис

2) тар. Канализация

◊ Әбрәкәй сандугачы туп. Буш лыгырдык. Хәзер, шул әбрәкәй сандугачы янына гына барасым калды... Л.Лерон



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә