ӘБИ’ ЧӘЧЕ и. сөйл. Кыяклылар семьялыгыннан, яфраклары озын тар кыяклардан гыйбарәт булган, йомшак себеркәч чәчәкле дала үләне; кылган; русчасы: ковыль. Бабай башын мин күрдем, әби чәчен мин үрдем. Табышмак. Әби чәчләрен тузгытып, көмешләнеп торган куе кылганлыкка карагач, Госманның елыйсы килеп китте. И.Салахов. Алар узган елгы кылганнар – әби чәчләре җилфердәп торган тау түбәсенә янәшә утырдылар. Ф.Садриев. Сәвәләйдә казаяклар үсә, Әби чәче тузгып утыра. К.Булатова |