ӘБИЛӘ’Р ЧУАГЫ и. Көзнең соңгы җылы, матур, кояшлы көннәре. --- Әбиләр чуагы – Җимешнең мул чагы, Дөньяның моң чагы... Г.Афзал. Берничә көн яңгыр явып маташты да, кинәт, яктырып, кояш чыкты, әбиләр чуагы килде. Ф.Садриев. Сентябрь урталарындагы көзге вак яңгырлар тукталып, әбиләр чуагы башланган чак була бу. Я.Зәнкиев. --- янә күңелле, җылы көннәр, яңгырсыз һәм салкын төннәр җитте. Әбиләр чуагы шул була инде. Г.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә