ӘБИ’-БАБАЙ ӘБИ’-БАБА җый. и. 1) Әтисенең яки әнисенең ата-анасы. Ата-ана, әби-баба кара кайгыда. Р.Әмирхан 2) Гомумән картлар һәм карчыклар; ата-баба. Ураза вакытларында әби-бабайлар тау түбәсеннән иң соңгы нур китми торып авыз ачмаганнар. Х.Сарьян 3) Борынгылар, өлкән буын кешеләре. Бу китапны укып, мәктәп балалары --- хәтта ике-өч буын әби-бабалары да белмәгән, ишетмәгән вакыйгалар --- дәрьясына чумачаклар. Р.Әмирхан. – Безнең заман, әлбәттә, әби-бабайлар заманы түгел. Г.Әпсәләмов. Хәзерге татар повестьлары арасында --- әби-бабаларыбызның йолаларына --- хөрмәт белән карарга чакырганнары да булуы куандыра. Казан утлары ◊ Әби-баба(й) бишеге к. әби-бабай туфрагы.--- әби-бабаларының бишеге булган авыл җирен бер дә сагына белми. М.Максуд. Әби-бабай туфрагы 1) Туган җир, туган ил; 2) Ата-ана йорты, туган йорт. Тарта тамыр, тарта кан, тарта әби-бабайлар туфрагы, дип, юкка гына әйтмиләрдер шул. Т.Нәҗмиев. Әби-бабаларына җитү Кемне дә булса затсыз сүзләр белән сүгү. Шулай да әби-бабаларына хәтле үк җитәргә ярамый бит? Ничек уйлыйсың? Ш.Камал |