ӘБҖӘД и. гар. 1) Борынгы гыйбрани (яһүд) әлифбасындагы хәрефләр тәртибен күрсәтү өчен кулланылган сигез уйланма сүзнең (әбҗәд, һәүвәз, хоттый, кәләмән, сәгъфәс, коришәт, сәхоз, зазог) беренчесе һәм шул сүзләр тезмәсенең гомуми исеме. --- җәмгыять «Иман шарты» һәм «Әбҗәд» укыла торган мәдрәсәләр ачарга, кичке дәресләр ясарга --- тырышачактыр. Г.Исхакый. Әбҗәд, һәүвәз, көтеб сәләфтә бармы, юкмы? Г.Исхакый. Дөрес, монда «прак», «бәдәвам» кебек, әбҗәдтәгечә, аңлаешсыз сүзләр дә бар... Ә.Фәйзи

2) Шул сүзләр белән белдерелгән саннар һәм шул сан-хәрефләрне кулланып хисаплау ысулы. Әйтик, әбҗәд – 1 һәм башкалар шул тәртиптә – 2, 3, 4 кә туры килә. Татар мөселман календаре

3) күч. Дога; бисмилла. --- безнең әни, йокларга ятканда, ишек-тәрәзәләрне, мич капкачларын әбҗәд укып яба... Г.Гобәй. Имансыз эш булмый. Әбҗәд кирәк. Г.Исхакый

◊ Әбҗәдкә төшү Әбҗәд өйрәнә башлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә