ӘБӘ’Ү ы. 1) Нәрсәгә дә булса гаҗәпләнү, соклану, ис китү, шаккатуны белдерә. – Әбәү, Гөлшаһидә бәгырем, йөрәгемне өздең бит! – дип, Гөлшаһидәгә башын чайкап карап тора... Г.Әпсәләмов. – Әбәү, җаным, костюмың бик матур икән, үзең тектеңме? Ф.Яруллин. --- тиешле турыга килеп җитүләрен Асылбикә дә соңлабрак абайлады: – Әбәү, кызым. Р.Вәлиев 2) Нәрсәдән дә булса куркып, өркеп, сискәнеп киткәндә әйтелә. – Галя! – Әбәү, котым калмады. Я.Зәнкиев. – Әбәү, шулкадәр куркытмасаң! Йөрәгемне яра язды, җен! – дип [кызлар], тиргәнә-тиргәнә, өс-башларын кагарга керештеләр. Ф.Шәфигуллин 3) Нәрсәне дә булса ошатып, яратып бетермәүне яки җирәнеп карауны белдерә. Әбәү! Нигә бик ямьсез, карт? Г.Исхакый. Кирәкми, әбәү, бармаклары, үләм, ха-ха-ха! Н.Исәнбәт. – Әбәү, әчәч! – диде Фатихәттәй, нәфрәтләнеп. Г.Әпсәләмов |