ӘБӘТ и. сөйл. рус 1) Гадәттә кыр эшләре вакытында көн уртасында кырда ашау. Көндезге әбәттән соң, Габделкаюм да җиң сызганып урырга кереште. М.Гафури. [Солы чыпчыгы:] Әбәткә дип килсәм, шаклар каттым. Бөтен җимне җил сыпырган да төшергән. Н.Сладков 2) Төш вакыты, көн уртасы. Габделкаюм, көндезге әбәткә кадәр, яңадан бер түбәтәй җиләк җыеп китерде. М.Гафури. Җиңелчә генә яңгыр явып узганга, әбәт вакыты үтүгә караңгыланып өлгергән көзге көн тымызыкланып киткән иде. З.Фәйзуллин |