ӘБӘКЛЕ и. к. әбәк уены. – Хәтеремдә, – диде хатын. – Без анда синең белән әбәкле уйный идек... М.Кәбиров. Энем кайтып җитсә, шахмат чиртешле уйныйсы бар, әбәкле, качышлы, тәкмәч атышлы, парланган тәрәзә пыялаларына бармак белән сызып рәсем төшерешле. Д.Булатова. Аерма шунда: өлкән буыннарның балачагы «чукрак телефон», «12 таяклы», «әбәкле» кебек урамда уйналган хәрәкәтле уеннар белән истә калса, бүгенге заман баласына телефон, компьютер, Интернет уеннары кадерле. Сабантуй |