ӘБӘКЛӘ’Ү ф. Әбәк уйнаганда, берәрсен куып җитеп, аңа җиңелчә сугу, куып тотарга тәкъдим итү. Әбәк-чәбәк, көрәк-сәнәк, Тота алсаң, булыр әйбәт. Әбәкли дә йөгереп китә. Икенче бәти аны тота, ул да әбәкли. Ф.Яруллин

Әбәкләп алу Кемне дә булса тиз генә әбәкләү. Хәлим, йөгереп килеп, Алсуны әбәкләп алды

Әбәкләп китү Яныннан узышлый, кемне дә булса кинәт әбәкләү. Иптәшен әбәкләп китү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә