ӘБӘК и. 1) к. әбәк уены. Кәҗә, кәҗә, тукта, сөзмә мине юкка, уйныйк әйбәт кенә! Бу бит «әбәк» кенә... Р.Харисов. Без – карсак өйләр арасында әбәк уйнап үскән малайлар. Р.Зәйдулла 2) Уенда кул белән кагылганда кулы җитүне, шул уенда рольләр алмашуны белдереп әйтелә торган сүз. – Әбәк! – дип, Мулланурның башына сугып алды да су буена йөгерде. М.Әмирханов. --- «әбәк!» дип кычкырып, берәрсенә кагылып узу... М.Мәһдиев. Әбәк, әбәк, тота алсаң – майлы көрәк, тота алмасаң – кара әпәй! Н.Исәнбәт. – Син – ак куян, Йомшак куян, Әбәк, әбәк! – Мин күк куян, йөгерек куян, Әбәк, әбәк! – Син тот, куян! Гөлбакча |