Ә III ы. 1) Нәрсәне дә булса искә төшергәндә, аптыраганда әйтелә. Ә, кара әле кем, Хафиз, сәгать ничә булган? Г.Камал. Ә-ә, әйе шул. Грипп чоры бит. Ф.Яруллин. – Ә, кстати, мин бит оныттым, Ирек Хәйриевич, китабыңны алып кер әле, – диде Арсланов. Ф.Садриев. – Ә-ә, аны әйтәсең икән! – диде Фаиз. Х.Сарьян 2) Нәрсәгә дә булса төшенүне, нәрсәне дә булса аңлауны белдерә; алай икән. Комбат, мине акылга утыртмакчы буласыңмы? Ә-ә, аңладым мин сине! Х.Камалов. – Шамилләр анда бит. – Ә-ә, – диде председатель. Х.Сарьян. Ә-ә-ә... Алай икән. А.Хәлим. – Ә-ә-ә, сез журналистлармыни? – дип сорады кыз... Казан утлары 3) Кем белән дә булса очрашкач, аны таныганлыкны белдерә. Ә, син бит әле бу! А.Гыйләҗев. Ә, Сәхәп, син икәнсең. Ә.Фәйзи. Ә! Бу – Кушлавыч, ә тавыш – Бәдри абзыйныкы!... Ә.Фәйзи. Ә-ә-ә! Каениш бу минем, каениш! Казан кунагы! Ә.Фәйзи 4) Кемне яки нәрсәне дә булса күргәч туган шатлык, куану хисләрен белдерә. – Ә-ә, Фира Касыймовна, шулаймы? Х.Камалов 5) Шаккату, гаҗәпләнү, соклану, канәгатьлек, хуплау, мактану һ.б.ш. хисләрне белдерә. Нинди кеше булгансыз бит, ай-яй?! Тегермәнче малае дип кем әйтер, ә? Х.Камалов 6) Үтенүне, теләкне белдерә. Ничек булган, барча нечкәлекләренә кадәр искә төшереп, безгә язып бирсәңче, ә? Х.Камалов 7) Санга сукмау, ис китмәү, нәфрәтләнү, җирәнү һ.б.ш. хисләрне белдерә. – Ә-ә, пустяк! – диде Алексей һәм тагы кулын селтәде. Х.Камалов 8) Ачынуны, ризасызлыкны, куркытуны һ.б.ш. хисләрне белдерә. – Югары белемле егет, тарих укытучысы. Яшь коммунист, комсомол райкомы члены, ә? Хәзергә тикле шуны укымадыңмы әле? – ди. Б.Камалов. – Чын-чын! Эш башын хатыннар кулына бирсәләр, бернинди сугыш булмас иде. – Ә? Юк, барыбер булыр иде. Х.Камалов. Елап беткәнсең, Роза. Бу ниткән эшең, ә? Б.Камалов 9) Кемне дә булса мыскыл итеп, аннан көлеп, аны кимсетеп, үртәп, ирония белән көлеп әйтүне белдерә. «Ә-ә! Бирештең, бирештең!» – дип ирештерсәләр, еламый калу бик кыен иде... Н.Измайлова. – Ә, Сафина... – диде ул Гөлшаһидәгә, мыскыллы тавыш белән. Г.Әпсәләмов ◊ «Ә» дә димәү, «җә» дә димәү Сөйләүченең фикеренә карата бер сүз әйтмәү, эндәшмәү; үз мөнәсәбәтен белгертмәү. Шәвәлиев «ә» дә димәде, «җә» дә димәде, башын игән хәлдә кызарып утыра бирде. Ф.Садриев. «Ә» дигәнче Бик тиз арада. – Кулыңны авырттырып куйма, белмәгән эшкә тотынма! – дип әйтүләренә карамастан, түшәк зурлыгындагы печәнне «ә» дигәнче күтәреп, югары ыргытты. М.Гафури |