Ә II кис. 1) Кемнең дә булса игътибарын җәлеп итү өчен, кабат мөрәҗәгать итеп эндәшкәндә кулланыла. Ә бит, дөрестән дә, мин сине кыйнаштыргалый идем, кызый, ә? Һ.Такташ

2) Сөйләм башында сөйләмнең кереше, сүз җилеме буларак кулланыла. Ә Тәслимәнең күңеленнән куаныч ташый иде. М.Маликова. Ә үрмәкүч бу хәлдән нык файдаланды. А.Алиш. Ә Шәйхи карт, бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. М.Мәһдиев

3) Сорау һәм өндәү җөмләләр башында килеп, тәэсирлелекне тагын да көчәйтү, куәтләү, шул фикерне раслау өчен кулланыла. Ә бит ул – батыр хатын икән! М.Маликова. Ә нинди матур! Д.Аппакова. Ә чибәрлеге, байлыгы! Ю.Әминов

4) Ишетми калган сүзне яки җөмләне кабатлап сораганда, сорау сүз буларак кулланыла. – Галя, дим бит, ничә мәртәбә әйтергә була! – Ә?! Р.Кәрами. – Сиңайтәм, тордыңмы? – Ә? Нәрсә? Н.Фәттах

5) Җавап раслау таләп иткән сорау җөмләләрдә сорауны көчәйтү өчен кулланыла. Миңа ачуланмыйсыз бит, ә? М.Гафури. Шулай да, Борисов, кайтып килсәң ничек булыр икән, ә? Г.Бәширов. Аларның да кыйбла бар диген, ә? М.Мәһдиев

6) Сорау яки өндәү җөмләләрдә килеп, үтә гаҗәпләнүне, соклануны яки ачу килүне тагын да көчәйтү өчен кулланыла. Шундый чибәр кыз да ир кешегә кул күтәрер икән, ә?! А.Хәлим. Мине хәзер Гөлнар җаный күрсә иде, абый, ә? Ә.Айдар. Әле син Шүрәледән дә курыкмыйсың, ә? Д.Аппакова

7) Сузып әйткәндә, шулаймыни, шулай булмый ни, шулай була ул, мәгънәләрендә раслауны көчәйтү өчен кулланыла. Ә-ә-ә, халыкны кыйнаганда яхшы идеме? Г.Коләхмәтов. Ә-ә-ә, курыктыңмы, курыктыңмы, ата күркә куркытты! М.Фәйзи

8) Кемгә дә булса эндәшкәндә, аның тизрәк җавап бирүен таләп итә. Кирьян, ә, Кирьян!.. Ни булды сиңа? Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә