Ә I терк. 1) Бер-берсенә каршы мәгънәдәге тезмә кушма җөмләләрне яки тиңдәш кисәкләрне бәйләү өчен кулланыла; ләкин, әмма, киресенчә. Юк бездә андый закон, ә менә мине алып ташладылар. Р.Ишморат. Әмма, дүрт-биш көн артыннан, атна узып китте, ә акча килмәде. Ф.Яруллин. Барысы да ошады, ә менә «картлык» дигән сүзләрне күңелем кабул итмәде. Н.Дәүли. Композиторның эчке газаплар эчендә янганы күренеп тора, ә мондый чакларда читтән бирелгән киңәш ярдәмче түгел инде ул. Казан утлары

2) Тезмә кушма җөмләләрдә бер үк вакытта булган вакыйгаларны, эш-хәлләрне каршы куеп чагыштыру өчен кулланыла; шул ук вакытта, шул арада. Син теге кара йөзне сөйләндерәсең, ә мин --- бәрәңге бакчасына чыгам... Я.Зәнкиев. Рафаил – дәрәҗәле академик, профессор, сәнгать белгече, Ташкентта яши, ә Аван Казанда гомер итә. Н.Гыйматдинова. Сәгъдиев, мавыгып китеп, без әле синең белән ---, дип сөйли башлый, ә тегесе куаклыклар аша мышный-мышный атлавын белә. Казан утлары

3) Тезмә кушма җөмләләрнең берсендә аңлашылган эш-хәлнең икенчесендә логик нәтиҗәсе булмауны һәм көтелгәннең киресе килеп чыгуны белдерә; шулай да, шуңа да карамастан. Нәсимә түти дә Хөснуллага ике туган баласы түгел ич, ә шулай да Хөснулла өчен кайгыра, дисең. Ш.Камал. Гөлгенәне яшен сукмады, ә ул менә урыныннан торалмый ята. Н.Дәүли. Сине артиллериядән дөмбәслиләр, ә син исән. Г.Бәширов

4) Тезмә кушма җөмләләрдә эзлекле күренешләр тасвирланганда, җөмләләрне яки җөмлә кисәкләрен каршы куеп бәйләү өчен кулланыла. Төлке, үрдәк ите ашыйм, дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа, кайткач, аның кирәген биргән. А.Алиш. Ул үзенең рюмкасын ялт итеп бушатып куйды, ә Соняныкын кулы белән күтәрә-күтәрә эчертеп бетерде. Ф.Садриев. Кешеләр әнә еллар буе бил бөгә, баш күтәрми эшли, сберкнижкасына акча җыюын белә, ә бераз акча туплагач, ял ала да иң кыргый җирләргә китеп бара. Казан утлары

5) Сорау куелып, сөйләмне, фикерне икенче бер темага борып җибәрү, юнәлтү өчен кулланыла. Без күп вакыт шигырьнең үзе турында сүз йөртәбез. Ә шигырьне тудырган кеше, шәхес үзе? С.Хәким. Сезнең, ичмасам, хозяйствогыз бар... Ә бездә нәрсә? Ш.Камал. Туктале, ә синең мәктәбең? Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә