АЯУСЫЗЛЫК и. Аяусыз булу, рәхимсезлек, шәфкатьсезлек. [Таһир] Аяусызлык белән алдырып килде. Б.Камалов. Власть аяусызлыгыннан сине беркем коткара алмый. М.Юныс. Бу – синдәме, шигърият, аксакал Шәрекъның дастани олпатлыгы; илләр язмышын сөңге очына алып биетә алу аяусызлыгы; тәхет тоткан илханның, кылыч сабыннан арыган кулына каләм алып, сүзгә сәҗдә кылу сәләте? М.Галиев |