АЯУСЫЗЛАНУ ф. Аяусызга әверелү, рәхимсезләнү, шәфкатьсезләнү. Мирвәли аларның, аяусызланып, авырттырып тешләүләрен бөтенләй сизмәде, кулларын төкерекли-төкерекли, очлы таяк белән йомшак җирне чокыды. А.Гыйләҗев

Аяусызлана бару Торган саен ныграк аяусызлану. Әмма Россия патшасының сәясәте торган саен аяусызлана бара. Д.Сабирова

Аяусызлана төшү Тагы да аяусызлану

Аяусызланып бетү Бик нык аяусызлану, аяусызлануның соңгы дәрәҗәсенә җитү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә