АЯУСЫЗ с. 1. 1) Рәхимсез, шәфкатьсез. Күкрәк сөтен имезеп үстергән анаң төсле туган илең дә сине хыянәтче итеп санагач, бу аяусыз дөньяда мөкатдәс булган нәрсә калсын? Ш.Маннур. Ә инде, гомумән алганда, бигрәк тә кыз баланың язмышы – җиргә төшкән орлык кебек: йә уңдырышлы туфракта гөрләп чәчәк атып китә, йә аяусыз сәмум җилләренә эләгеп юкка чыга. Т.Нәҗмиев. Шушындый гайре табигый шартларда армиядән исән-сау әйләнеп кайту күп көч, сабырлык таләп итә, чөнки армиянең үзенең катгый һәм аяусыз законнары бар. Н.Гамбәр. Гариф – сугышлардан исән-имин кайтып, үз эшен оештыра башлаган, озын гәүдәле, сүздә дә, кыланмышларында да тупас һәм аяусыз адәм. Ф.Сафин

2) Дәһшәтле, каты, коточкыч. Һәр карыш җир, һәр урам, һәр йорт өчен аяусыз көрәш бара. Р.Хафизова. Фашизмга каршы аяусыз көрәшүчеләр буларак, алар үз исемнәрен, Татарстан, татар халкы тарихына гына түгел, бөтендөнья тарихына да язып калдырдылар. Р.Мостафин

2. рәв. мәгъ. 1) Бик, үтә, чиксез, туктаусыз, чамадан тыш. Моның өстенә, күңелне аяусыз телгәләгән, бәгырь итен көйдергән тагын бер четерек бар иде. Б.Камалов. Инде эш бетеп килгәндә, кинәт ишек каерылып ачылып китте, аяусыз тавышланып, кулларына күсәк тоткан берничә ир килеп керде. Ф.Сафин. Кояш иртәнге сәгатьтән башлап кыздырырга тотына, көн-озын аяусыз яндыра. Ә.Еники

2) Рәхимсез рәвештә. Әсәрдә капитализм системасында үз кул көче белән көн күрүче ярлының нинди авыр шартларда яшәве, аның киләчәгенең никадәр өметсез булуы, аның аяусыз изелүе гәүдәләндерелгән. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә