АЯ’У ф. 1. Кызгану, жәлләү, аңлау, хәленә керү. Дустын аяп, Марат аңа шалтыратып тормаска карар бирде. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Борынгы ата-бабаларыбыз: «Азны аяган күптән коры калыр», – дип тә әйткән. С.Поварисов. Шул тушның теге ягында калган хәзрәтен, моның матур сүзенә мохтаҗ хәзрәтен кызганды, аяды. Г.Исхакый 2. с. мәгъ. к. аяулы. Аяу күзләрен тутырып, йөзенә ихлас елмаю җәеп, моңга чумган тавышы белән җыр башласа, аның горурлыгына сокланасың. М.Хуҗин Аяп тору Һәрвакыт аяу, гел аяу. Ут беркемне дә аяп тормый, инде алар йортыннан күрше-күләнгә җәелә. Ф.Сафин |