АЯТЬ и. гар. 1) Билге, күрсәтмә

2) Могҗиза

3) дини Коръәндәге сүрәләрнең җөмләләре, шигъри юллары. Бик озак белгән догаларын, аятьләрен укыды. Г.Исхакый. Соңра мулла бер аятьме, догамы укыды да аминга кул күтәрде. Г.Ибраһимов. Яшел ефәк өстенә укалар белән ай, йолдыз һәм әллә нинди аятьләр, яңа чәчәкләр тегеп куйганнар. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә