АЯНЫЧЛЫ с. 1) Аяныч, кызганыч. Бу, мәсәлән, үз дәүләтчелеген югалтып, Кытайга коллыкка төшкән төрекләрнең аянычлы-үкенечле хәлен тасвирлаган яки халыкны каганга тугрылыклы, бердәм, уяу булырга чакырган юлларда аеруча ачык күренә. Х.Мәхмүтов. Әни катнашында башыбыздан кичкән бер аянычлы хәлне дә искә төшерәм. Ф.Хөсни. Шушы мизгелдә аларның хәтерендә гасырлар, чорлар гөрселдәде, бер-берсен алыштырып килүче котылгысыз һәм аянычлы һәлакәтләр өермәсе дулап узды. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Туган туфрагын, азатлыгын югалткан халыкларның язмышлары шундый аянычлы. М.Юныс

2) Йөрәк әрнеткеч, үзәк өзгеч, күңелсез. Мәдинәнең аянычлы тавышы йокыга талган урам буйлап китте дә кайтаваз булып яңгырады. Ш.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә