АЯНЫЧ с. 1. 1.) Мөшкел, кызганыч, бик начар. Авылны тау башына салуның аяныч нәтиҗәсе иде бу. В.Нуруллин 2) Күңелсез, үзәк өзгеч, йөрәк әрнеткеч, авыр. Баланы ач үлем дәһшәтеннән йолып калгансыз, алай гына да түгел, бала өчен аяныч күңел китеклеген – аның ятим, үги икәнен яшереп, үз балаларыгыз белән бер күреп тәрбияләгәнсез. Г.Гобәй 2. и. мәгъ. Аяныч хәл, аяныч вакыйга. Иң аянычы шул булды: алар буанагына куян төшүгә, аның исән калуына беркем дә ышанмады. А.Гыйләҗев 3. рәв. мәгъ. Үтә дә начар, бик мөшкел. Мин үзем фермабызның хәлен, кайберәүләр кебек, бик аяныч итеп күрмим. Ә.Еники 4. хәб. функ. Хәлнең бик кызганыч, начар булуы. Сөйкемле әнкәсенең хәзер әнә шулай вак сүзле, кырыс чырайлы, көнче һәм бәйләнчек каенанага әверелә баруы бик аяныч иде. Г.Бәширов 5. кер. сүз функ. сөйл. к. аянычка |