АЯКСЫЗ-КУЛСЫЗ с. 1) Аяклары һәм куллары булмаган. Менә мин сине, аяксыз-кулсыз утырсаң да, ташламам! Р.Камал. Безнең макталган армиядә кыйнап үтерәләр, имгәтәләр, аяксыз-кулсыз калдыралар – боларның барысын кемнәр башкара? Ф.Урманче. Аяксыз-кулсыз түгел, сугыш күрмәгән, тора-бара рәтләнеп китәр, дип өмет иткән иде. Сөембикә

2) күч. Бер ярдәмчесез. Башкача андый ханымнарны аяксыз-кулсыз итү ярамый! Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә