АЯ’К ОЧЫ и. 1) Аякның бармаклар булган тирәсе, аяк башланган урын. Икенче көнне Мәрфуга абыстай иртүк торды. Аяк очына гына басып, киленне уятып, мунча ягарга кушты. Г.Исхакый 2) Сузылып яткан кешенең аяк ягы, аяк тирәсе. Кемнеңдер үҗәт күз карашын тоеп, куркып уянып киттем. Ни күзем белән күрим, аяк очымда, тәлинкә кадәр күзләрен елтыратып, йонлач бер җан иясе утыра. З.Мәхмүди 3) Хуҗалыкта, йорттан ерак булмаган, бакча яки каралты-куралар артындагы урын. Мунчасы аяк очында гына |