АЯКЛЫ с. 1) Аяклары сәламәт булган; йөрерлек хәлдә, йөри ала торган. Димәк, алай икән: аяклы артистлар күп иде бу дөньяда, хәзер менә аяксыз бер артист та өстәлде булып чыга. Ф.Хөсни 2) Аякларына бастырып, утыртып куела торган, махсус шулай итеп эшләнгән. – Шулай булгач... шулай булгач, – дип кабатлап торды да, кинәт, янәшәсендәгеләрне сискәндереп, һич көтмәгәндә, чалышма аяклы өстәлнең утызлы такталарына авыр йодрыгын төшерде. Г.Кашапов. Җәмил, алыйк, диде бит, киленнәр кайтышына аяклы көзге алыйк, диде. Т.Миңнуллин 3) Аяк ярдәмендә эшли торган. Укытучы кызлары ак шарлы, сыгылма челтәрле тимер кровать белән аяклы тегү машинасы кертеп утырттылар. Г.Бәширов ◊ Аяклы бәла Булдыксыз, эшкә яраксыз, ялкау яисә зәгыйфь, кешегә салынып яшәүчән. Аяклы бәлеш Симез гәүдәле, көр хатын-кыз турында әйтелә. Аяклы бәхет Үзе үк мәҗбүри кулга килеп кереп торган уңыш, табыш, казаныш. Кыскасы, ал капкадан кертмәсәң, арт капкадан үзе бәреп керә торган аяклы бәхет иде, югыйсә. Ф.Хөсни. Аяклы җәфа к. аяклы бәла. Аяклы каза к. аяклы бәла. Һәй-й, Мортаза! Мортаза түгел син, ә аяклы каза! М.Хәсәнов. Бик ямьсез, бик аңгыра булып, аяклы каза булса, мин нишләрмен? Г.Камал. Аяклы келәт 1) Баганалар өстенә утыртып, астын ачык калдырып салынган келәт, амбар; 2) күч. Бик күп ашатсаң да, нәрсә генә ашатсаң да симерми торган арык ат. Аяклы китапханә Бик күп укыган һәм бик күп нәрсәләрне хәтерли торган кеше. Аяклы мал Терлек, мал-туар, йорт хайваннары. Ишегалдын кыр үләне басып киткән. Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр. Димәк, бернинди аяклы мал да юк. Ә.Еники. Аяклы мәет Ни үле, ни тере кыяфәттә, аптырап торуны белдерә. Син нәрсә, Асыл, әллә телеңне калдырып кайттыңмы анда? Һаман аяклы мәет кебек. Х.Хәйруллин. Аяклы реклама Урамда өстенә реклама щиты киеп йөрүче кеше. Шуңа күрә җәмгыять театрында бирелгән аяклы реклама роленә риза булырга туры килде. М.Юныс. Аяклы тарих Бик күп тарихи истәлекләр, күп фактлар белә торган яхшы хәтерле кешегә карата әйтелә. Әптери агай фабриканың язылмаган аяклы тарихы инде. Аның хәтере яшь егетнеке төсле, һичнәрсәне онытмаган. Ш.Усманов. Аяклы хәзинә к. аяклы мал. Аяклы энциклопедия Бик укымышлы, теләсә нинди мәсьәлә буенча белешмә алырга мөмкин булган, һәрьяклап белеме булган кеше. Идрисне, аның белән беренче кабат таныштырганда, китапханә мөдире «Аяклы энциклопедиябез» дип әйткән иде. X.Сарьян |