АЯКЛАНУ ф. 1) Аякка күтәрелү, аякка басу; гәүдә вертикаль торыш алу. Сине күрсәләр, таналарыңны әйтәм әле, тынычлыкларын тәмам җуялар, шунда ук урыннарыннан дәррәү кубып аякланалар. М.Хәсәнов. Оеган тәнне уятырга, күзләрне ачарга, ничек кенә булса да аякланырга, аякланырга аңа [урманчыга] хәзер. Р.Мөхәммәдиев

2) Кечкенә бала, яңа туган мал-туар, авыру кешеләр аякка басып йөреп китү, йөри башлау. Дөрес, яңа гына аякланган бала шикелле, ул әле гармун телләренә кыюсызрак, ялгышрак та баса. М.Әмирханов. Яңа туган баһбай кебек и ята идәндә, аяклана алмыйча! Р.Вəли

3) Йокыдан уянып йөри башлау, йокыдан тору. [Көн яктырып] Халык аяклангач, мин клубка йөгердем. М.Әмир

4) күч. к. аякка басу (1,2 мәгъ.). Ике-өч көн аунап ята да аяклана. А.Хәсәнов

5) күч. Кемгә яки нәрсәгә карата булса да каршы чыгыш ясау, кирелек эшләү, баш күтәрү. [Габдулла] Бүген үз чорының алдынгы кешесе икәнен күрсәтте. Традициягә каршы аякланды бит ул бүген. Ә.Фәйзи

6) күч. Нәрсә дә булса югалу, кем дә булса рөхсәтсез алу. [Закуан:] Шунысы кызык та шул. [Капчык] Аякланып килмәгәе дибез шул. Р.Хафизова

7) күч. Таралу, бер кешедән икенче берәүгә күчү (сүз, хәбәр турында). Начар хәбәр тиз аяклана. Н.Гыйматдинова

8) Йөрү, хәрәкәткә килү, хәрәкәт итә башлау. Алачак кичексә, бурычка бирүче аякланыр. Мәкаль

Аяклана алмаслык 1) Аяк асты баса алмаслык пычрак булу. Көне буе тоташтан сибәләгән явым-төшем үзенекен эшләгән – адәм аяклана алмаслык пычрак. М.Хәсәнов; 2) Таушалу, тузу, җимерелү, юкка чыгу. Аяклана алмаслык хәлгә җитеп җимерелә барган тормыш, нәтиҗәсез эшчәнлек заманы килә. М.Гайнетдинов

Аяклана бару Акрынлап аяклану

Аяклана башлау Тору, кузгалу, аякларына баса алырлык булу. Кыр буенда хәл җыеп яткан шайтан өере, бердәй кузгалып, кайсы – туңкаеп, кайсы ава-түнә аяклана башлады. Г.Гыйльманов

Аяклана төшү Бераз аяклану

Аякланып алу Аз гына вакытка, беразга гына аяклану

Аякланып бару к. аяклана бару. Ире, эш эзләп, Бакуга киткәч, беренче балалары үлде. Шуның кайгысыннан [Нәгыймә] яңа аякланып бара иде. Г.Ибраһимов

Аякланып китү 1) Кинәт аяклану

2) күч. Бик тиз таралу, мәгълүм булу. Яралар, имеш, яргач, кем үтергәнен шунда ук беләләр, имеш, белгәч, тотып алалар, имеш --- дигән хәбәрләр, урамның бер башыннан кузгалып, Рәгыя аркылы аякланып киттеләр. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә