АЯКЛАНДЫРУ ф. 1) Авыру кеше, мал һ.б.ш. йөрерлек хәлгә китерү, аякка бастыру, тернәкләндерү. Чөнки «әни», «әби» дигән сүзләр аларны аякландырды. Р.Сибат 2) Тормышны материаль яктан яхшырту, үстереп җибәрү, алга этәрү. Бу хуҗалыкны аякландыру өчен, күп хезмәт кирәк булачак 3) күч. Кемне дә булса берәр кешегә каршы котырту, үчләндерү. [Искәндәр] Ахыр килеп, сеңлесе Галияне Рәүфкә каршы тәмам аякландыра. Г.Нигъмәти. [Таһир] Үзен-үзе тотышы белән, җыелышны үзенә каршы аякландырган булып чыкты. Г.Ахунов 4) күч. Берәр нәрсәне урлау, чәлдерү Аякландырып җибәрү Аякланырга этәргеч бирү, ярдәм итү. Мин, әйтик, үзем – бик борынгы төркиләрдән. Нәсел тамырым Идел буе Болгарын аякландырып җибәргән Кодрак ханга барып тоташа. М.Хәбибуллин Аякландырып кую Алдан ук аякландыру |