АЯ’К-КУЛ җый. и. Аяклар һәм куллар. Көзге яңгырларда, ташу вакытларында аяк-куллары таш булып ката да, әти мескен урыныннан тора алмыйча интегә. М.Юныс. Әйтерсең кемдер рәхимсез тукмап ташлаган – аяк-кулларны кыймылдатып булмый. Ф.Сафин. Аркасы чымырдап китте, аяк-кулларына каз тәне чыкты. З.Фәтхетдинов

Аяк-кул бәйдә (бәйле) булу Ниндидер сәбәпләр аркасында, кемне дә булса ташлап китә алмау, котыла алмау, кемгә дә булса бик нык бәйле булу. Аяк-кулны бәйләү Берәр сәбәп аркасында, бик мөһим, кирәкле эшкә тотына алмау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә