АЯК I и. 1. 1) Кеше, кош һәм кайбер җанварларның басып йөрү өчен хезмәт итә торган әгъзасы; очлык. Хәлимнең --- аякларында менә дигән солдат итекләре иде. Г.Гобәй. Шулчак --- башына кара кәпәч, аякларына күн итекләр кигән базык гәүдәле берәү, төркемнән аерылып, кунаклар янына ташланды. Җ.Рәхимов. Рахит бик азып киткәндә, баланың хәтта тышкы күренеше дә үзгәрә: башының формасы бозыла, күкрәк читлегенең түбәнге өлеше киңәя төшә, аяклары кәкрәя. Өегез ямьле булсын

2) Ясалма аяк, протез. Күннән, агачтан, резиннан миңа аяк ясадылар. Г.Ибраһимов. Ике якка асылынып торган җирән мыегы, киң кырыйлы салам эшләпәсе, вак шадрасы, хәтта агач аягы да килешле булып күренде аңар. Г.Гобәй

3) Урындык, өстәл, кәнәфи кебек җиһазларның, суыткыч, телевизор кебек электр приборларының, төрле механизмнарның идәнгә, җиргә һ.б.ш. бастырып, терәп куя торган җайланмасы. Шунда хуҗа кеше өченче өстәлдән тегү машинасын идәнгә куйды да, аякларын тиз генә кисеп, ике өстәл арасына китереп куштылар. И.Зарипов

2. аягында, аякта хәб. функ. сөйл. 1) Аяк өстендә

2) Йөри алырлык, йөрерлек хәлдә

Аягы авыр к. авыр аяклы. Аягы җиңел 1) Бик җиңел хәрәкәтле, йөреше җитез булган кеше турында әйтелә; 2) Бер кеше килгәннән соң, аның артыннан тагын кеше яисә кешеләр килеп кергән очракта әйтелә. Аягы җиңел булсын Яңа эш башлаганда, я берәр эш вакытында, яисә авыру янына кем дә булса килеп киткәндә, яхшы теләк формасында әйтелә. Эшнең башы әйбәт күренә, аягың җиңел булсын, килен! Г.Бәширов. Аягы җиргә тимәү 1) Бик тиз, бик кызу йөрү; 2) Дәртләнеп, күтәренке күңел белән йөрү. Аягы кабер якасында Үлеме якынлашкан, үлем алдында. Аягы кая басканны белмәү 1) Бик зур куанычтан, сөенечтән сикереп, йөгереп, атлыгып йөрү; 2) Эш бик күп, кызу булганлыктан, тиз-тиз йөрү, очынып-атлыгып тору. Аягына егылу 1) Кемне дә булса олылау, аны ихтирам итү, аңа табыну; 2) Ялыну-ялвару, гафу үтенү. Аягына сыер басмаган Яшь, бернинди тәҗрибәсе дә юк, дөнья күрмәгән. Шуннан соңгыларын инде малай хәтеренә нык сеңдергән булса кирәк, калганнарын адәм аңларлык итеп сөйли. Аягына сыер баскан шул. Җ.Рәхимов. Аягын дагалау Нинди дә булса эшкә тарту, эшләргә ризалату, күндерү. Аягын кыскарту Кемне дә булса даими йөргән җиреннән туктату; кая да булса йөрүен тыю, биздерү. Аягыннан алып (тотып) селексәң дә, бер тиен төшми к. аягыннан алып (тотып) селексәң дә булмый. Аягыннан алып (тотып) селексәң дә булмый 1) Бик надан, томана, юньсез кеше турында әйтелә; 2) Ач хәерче. Аягыннан алып (тотып) селексәң дә чыкмый к. аягыннан алып (тотып) селексәң дә булмый. Аягын санап атлый Бик салмак йөрешле, атлар-атламас йөрүче, ялкау. Аягың төкле булсын Килен төшкәндә, йортка бәрәкәт, муллык, бәхет һ.б.ш. алып килсен, дигән теләк белән әйтелә. – Килен, аягың төкле булсын, гомерең озын булсын, бәхетең мул булсын, – дип каршы алды аны каенанасы Гайнисә түти. М.Хәсәнов. Аягы уңу Кемнең дә булса эш башлавыннан, эшкә килеп кушылуыннан әлеге эшнең уңуына, уңайга китүенә ишарә ясап әйтү. Киленнең аягы уңмады, ахры, ел да яңгырлы туры килде, эшләр дә бәрәкәтсез. А.Шамов. Аягы черегән Абынып, бәрелеп-сөртенеп, бик әкрен йөри торган кешегә карата әйтелә. [Сәхипҗамал абынып егылгач, Җамали:] Һәй, аягың черегән нәрсә! А.Әхмәт. Аяк асты 1) Атлап бара торган юл, бара торган җир. Аяк асты чистартылган, шар тәгәрәтерлек тигез. Х.Хәйруллин. Яз җиткән булуга карамастан, иртәнге суыкта аяк асты коп-коры, айгыр җилдертә, аягы җиргә тияр-тимәс оча. И.Гази; 2) Кеше күп йөри торган ыгы-зыгылы урын, юл өсте, кеше күз алды. Кайсы анда аяк астына көлтә ташлады? Г.Бәширов; 3) Кимсетелгәннәр турында. Гареп-шәрык милләтенә караганда, безләр булып торып калдык аяк асты. М.Гафури. Аяк астына салу 1) Кемнең дә булса үтенечен, сүзен, киңәшен, кисәтүен игътибарга алмау, тыңламау; кемне дә булса санламау. Аннары, үзегез беләсез, әни сүзен дә аяк астына салып булмый. Ф.Хөсни. Яшем җитмештән ашты, бер генә баламның да сүземне аяк астына салганы юк. К.Тимбикова; 2) Кемне дә булса бәхәстә һ.б.ш., хурлыклы рәвештә җиңеп, өскә чыгу; 3) Берәр нәрсәне әрәм-шәрәм, исраф итү; нәрсәнең дә булса кадерен белмәү. Аяк астына салып таптау к. аяк астына салу. Ирләрне ир иткән дә хатын, аяк астына салып таптаган да хатын, дип дөрес әйткәннәр. Б.Камалов. Бер көнне ул сине күккә чөя, икенче көнне аяк астына салып таптый. Н.Фәттах. Минем мәхәббәтемне аяк астына салып таптаган Әминә, бәлки, мине оныткандыр. Т.Миңнуллин. [Бәдри:] Микалай [патша] тарталага киткән. Аның сурәтләрен аяк астына салып таптадык. X.Кәрим. Аяк астына салып калдыру к. аяк астына салу. Аяк астына тезләнү Нәрсә дә булса сорап, нинди дә булса үтенеч белән бик нык ялыну, ялвару турында. [Мәҗит:] Мин ул «КамАЗ»ны главаның аяк астына тезләнеп, ялварып сорап алдым. Д.Салихов. Аяк астында аунау Буйсыну, бәйле булу. Әгәр дә мәгәр егетең минем аягым астында аунап ятмаса, исемем Хәдичә булмасын, минәйтәм. М.Хәсәнов. Аяк астында (арасында) буталу Кемгә дә булса комачаулау, эшсез буталып йөрү. Хатын-кызлар табын әзерләргә кереште, ә бала-чага, үзләренә урын чамалап, аяк астында буталды. И.Зарипов. [Мәрхәбә] Иң элек шунда аяк арасында файдасызга буталып йөргән назлы килен Гыйззелбанатны моннан матурлап куды. Г.Ибраһимов. Аяк астында гына Якында, ерак яшерелмәгән булу. Салихларга нәрсә, алар әле Тиле бояр хәзинәсенең аяк астында гына икәнен белмиләр. Р.Хафизова. Аяк астында (арасында) йөрү к. аяк астында (арасында) буталу. Аяк астында (астына) таптау к. аяк астына салу. Шайтан абый, сүземне аяк астында таптамагыз инде, бүгенгә китеп торыгыз инде. М.Миншин. Аларның барысының да сәбәбе, «низам» дигән булып, башка падишаһларга ияреп китеп, шәригатьне аяк астына таптау, имеш. Г.Исхакый. Аяк астында туфрак булу Берәр нәрсә хакына үзеңне корбан итү, баш иеп, буйсынып яшәү. Кызым, иреңнең сүзеннән чыкма, аяк астында туфрак бул! Ф.Әмирхан. Аяк астыннан чыгу Уйламаганда килеп чыгу, юк кына сәбәп аркасында, көтмәгәндә барлыкка килү (бәла, бәхетсезлек). Ул бәлаләр дә көтелмәгән җирдән – --- тәмам аяк астыннан килеп чыкты. Ак юл. Аяк асты нык булу Тотрыклы позициядә тору, шик, икеләнү туарлык сәбәпләр булмау. – Аллага шөкер, – диде [Шәмгун], аяк астының ныклыгын сизеп һәм шатланып. А.Шамов. Аяк атларга да ирек бирмәү Бернәрсә эшләргә дә ирек бирмәү, юл куймау, бик каты эзәрлекләү. Аяк атлау 1) Кая да булса бару, кая да булса керү, каян да булса чыгу. Менә шулай сәфәргә аяк атлаган сәгатьтә, тагын хат килеп төшмәсме! Г.Ибраһимов; 2) Билгеле бер вакыт арасы бетеп, икенчесенә күчү, икенче вакыт арасына чыгу турында; 3) Нинди дә булса эштә, өлкәдә нәрсәгә дә булса ирешү, билгеле бер эшчәнлек күрсәтә башлау. Фән дөньясына аяк атлау. Аяк атлар урын юк Кеше бик күп булып җыелу яисә теләсә нәрсә таралып яту аркасында, бик тыгыз, кысан булу. Аяк атлар хәл булмау Бик нык ару, бик нык хәлсезләнү. Аяк (та) атлатмау Кемнең дә булса килеп йөрүен туктату, кемне дә булса кертмәү, китермәү, кем белән дә булса араны тәмам өзү. Аяк әрәм итү Бушка, кирәкмәгәнгә аяк талдырып йөрү. [Хәтмулла карт:] Әй карчык, шунда аяк әрәм итеп йөримме соң! Инде моңа кадәр дә кеше көлдереп йөрдем... Г.Гыйльман. Аяк баскысыз 1) к. аяк атлар урын юк; 2) Аяк асты пычрак, баткак булу. Аяк (та) бастырмау к. аяк (та) атлатмау. – Әллә нинди мимеч хатынны ияртеп кайтса, йортыма аяк бастырмыйм! – диде Мәрьям әби, кодрәтләнеп. Хәйдәр. Анысы, тәртипкә салып бетергәч, монда чит кешедән кадак кактыру түгел, аяк та бастырмаячаксың. М.Хуҗин. Аяк басу к. аяк атлау. Аның тырма тотуына, аяк басуына кадәр ниндидер бер нәфислек, үзенең җырларындагы шикелле бер матурлык бар. Г.Бәширов. Алдагы ел өчен азык әзерләү хәстәренә язга аяк басу белән үк керешербез. Ә.Еники. Урамга аяк басу белән, Шамил очрады. Х.Хәйруллин. Әтиебез сугыш ярасыннан үлгән иде, әнидән калган иске йортка аяк бастык. Р.Низамиев. Иң югары дәрәҗәгә аяк басты. М.Гафури. Аяк җиргә тимәү 1) Җитез булу, кызу-кызу йөрү, йөгерү турында. Сулы вә пычрак урамнардан кайтып килгәндә, гүя аякларым җиргә дә тими очып барам. Ш.Камал; 2) Билгеле бер эчке дәрт, күтәренке күңел белән йөрү. Күзләре ут яна, аягы җиргә тими, очып кына йөри инде менә. М.Хәсәнов. Йөрәгендә ялкын арта, Бер дә кимеми иде. Атлаганда, аяклары Җиргә дә тими иде. М.Җәлил. Аяк ите ашалу Бик күп йөреп, аяклар ару, тәмам эштән чыгу. Күпме телефон шалтырады, күпме аяк итләре ашалды, күпме нервы кырылды, ләкин нәтиҗә булмады. Социалистик Татарстан. Аяк итен туздыру Бушка, файдасызга, кирәкмәгән эш артыннан йөрү. Юк, җаным, йөрмә фалчыга, Туздырма аяк итең. Ышан син! Хатлар алдамый; Аерылу, беләм, читен... Г.Латыйп. Аякка бастыру 1) Авырудан терелтү, сәламәтләндерү. Әй апа, фермада эшләмәсәк тә, без бит аңгыралар түгел, бер сыерның елга бер генә бозау китерүен беләбез, әле анысын да аякка бастыруы кыен. К.Тимбикова. Әле балалар да кечкенә, аякка бастырасы бар, дип уйлый. Рифә Рахман; 2) Тормышны материаль яктан яхшырту, эшне юлга салу, нормаль хәлгә китерү. Закир, бәхетең зур икән, башкортның бурлы биясе атаңны аякка бастырды. Г.Ибраһимов; 3) Төзекләндерү, торгызу, нормаль эшләтә башлау. Тегеләргә тиз генә куян фермасын аякка бастыру өчен такта кирәк булган. М.Хәсәнов. Соңыннан --- яңа эшләр, яңа бурычлар: хуҗалыкны аякка бастыру, авыл хуҗалыгын күтәрү, яңа шәһәрләр, яңа заводлар салу. А.Шамов; 4) Нинди дә булса эшкә кузгату, оештыру. Мин капчыкларны тулай торакка илтеп куйгач, милицияне аякка бастырам. М.Юныс. Монда --- яңа типлар да аякка бастырылган, болар – һәрбер яңалык хәрәкәте вакытында консерваторлык карашларын алга сөреп килгән картларның яшәрүе, Октябрь дулкыннары белән чайкалып, аларның да көрәш диңгезенә керүләре... Г.Нигъмәти; 5) Кузгату, тынычлыкны бозу, борчу. – Кыңгырау тавышы ишетелүгә, «Николай Иванович килә» дип, Арсланбигебез бөтен өйне аякка бастырды, – дип көлә-көлә сөйләде өй хуҗасы. Җ.Тәрҗеманов. Аякка басу 1) Авырудан соң сәламәтләнеп йөри башлау, аяклану. Дустының шулай тиз аякка басуына шатлану хисе йөрәген биләп алды. Ф.Латыйфи. Ләкин бүген, генә әле терелеп аякка баскан Мөршидә апа өендә сыйланырлык нәрсә бар соң? Н.Дәүли; 2) Материаль яктан тормыш яхшыру; авырлыкларны җиңү. Илле өченче елда безнең колхоз, мәсәлән, чынлап торып аякка басты. Х.Хәйруллин; 3) Нинди дә булса әһәмиятле эшне үтәү өчен актив кузгалу, күтәрелү. Берме, икеме кешенең колагына салынган бу сүз, яшен тизлеге белән, телдән телгә күчә, бөтен татар аякка баса. Ә.Фәйзи. Аякка бәйләгән таш кебек Алга китәргә, үсәргә мөмкинлек бирми, бәлки артка гына сөйри торган берәр кеше яки нәрсә хакында әйтелә. [Сәйфи] Колхоз аягына бәйләгән таш кебек, гел шулай артка сөйри, аның аркасында оятка калырга туры килә. Г.Бәширов. Аякка егылу Ялынып, ялварып, гозерләнеп, нәрсәдер сорау, гафу үтенү яки хисләрен белдерү. Мин елаганмын, Шаһбазның аягына егылып, гафу үтенгәнмен. Г.Ибраһимов. Мескеннәр, шатлыкларыннан нишләргә белмичә, елый-елый рәхмәтләр әйтеп, безне кочарга, үбәргә тотындылар, хәтта аякларыбызга егылдылар. А.Шамов. Аякка калку Басу, аякка күтәрелү. Утырыштагы кешеләрнең күпчелеге, аякка калкып, ораторның фикерләренә кушылуларын белдереп, бик озак кул чаптылар. К.Тинчурин. Аяк калмау к. аяк ите ашалу. [Хәдис:] Трактор частьлары эзләп аягым калмады, кайсыгыз күрде? А.Вергазов. Аякка торгызу к. аякка бастыру. Аяк киенеп кую Алдан ук әзерләнү, әзерлек чарасы күрү. Аяк киенү к. аяк киенеп кую. Эшнең җитди төс алуы мөмкин. Моны белеп торыгыз һәм алдан аяк киенегез. А.Расих. Аяк кыздыру Чабышкыны йөгерткәләп, ат чабышына әзерләү. Аякны озын сузу Иркенәю, иркен яшәү. Чөнки Шәвәлинең чүлмәк сатудан килгән барлы-юклы акчалары аякны ул кадәр озын сузарга мөмкинлек бирмиләр. С.Рафиков. Аяк очына гына басып Бик әкрен генә, сиздермәскә тырышып. Һәнүз, аяк очына гына басып, ачык ишек кырыена килде дә Заман картның сүзенә колак салды. Х.Хәйруллин. Ул, кепкасын кулына тоткан килеш, аяк очларына гына басып, ишеккә таба атлады. М.Әмир. Аяк өсли Ашык-пошык, утырмыйча, аягүрә генә (сөйләшү, эшләү). Эш безгә килеп терәлгән икән, димәк, мәсьәлә аяк өсте генә хәл ителә торган түгел. Ф.Сафин. – Ә мин көттем, – диде нарком, аяк өсли калган килеш миңа югартыннан карап. Ә.Гаффар. Аяк өсте 1) Аякка басып торган хәлдә, аяк өсте торып. Ирләрнең бер өлеше, утырып та, аяк өсте дә, сыра, коньяк, аракы тәмен татыйлар. Ш.Камал; 2) Гел дә утырып тормыйча, ашык-пошык. Екатерина Павловнаның эш вакыты булганга, аяк өсте генә сөйләштеләр. Г.Әпсәләмов. Аяк өсте (өстеннән) генә к. аяк өсли. Аяк өсте (өстеннән) йоклап йөри к. аяк өсте (өстеннән) йоклый. Кешнәгезче, кешнә, тулпарларым, Аяк өсте йоклап йөргәннәрнең Куркуыннан Ярылыплар китсен йөрәге. Р.Ягъфәров. Аяк өсте (өстеннән) йоклый 1) Акрын кымшанып, эше юньле килеп чыкмый, таркаулыгы, булдыксызлыгы күренеп тора; 2) Артык ваемсыз, гамьсез, пошмас булу. Аяк өстенә тору 1) Басу; 2) к. аякка калку. Аяк өстендә булу 1) Йокламау, йокыдан тору, уяу булу; 2) Бар нәрсәгә әзер тору, һәрнәрсәне әзер хәлдә көтү. Рәгыйнә генә һаман аяк өстендә булды, өстәл тирәсендә кайнашты, ашарга кыстады. Р.Хисмәтуллин. Аяк өстендә йөрү Гел аякта булу, йөреп тору, утырмау, ял итмәү. Тәүлек буе аяк өсте йөрерлек, шәп, ләззәтле итеп ашатып куя ул председательне. М.Мәһдиев. Аяк өстендә килеш к. аяк өсли. Анасы белән икәү капка төбендә аяк өстендә килеш кенә сөйләшеп торганда, Мәликә, тәрәзәдән башын чыгарып, Рәүфәне чакырды. А.Шамов. Аяк өстеннән к. аяк өсте. Аяк сузу Үлү, вафат булу. Инде аяк сузам, дигәндә, чып-чын зәмзәм суы булды ул миңа. Р.Вәлиев. Сәлимҗан мин кайткан көнне үк аягын сузачак. Т.Миңнуллин. Монда синең әнкәң ачтан аяк сузды, атаң исән, әле генә, сукрана-сукрана, тимерлеккә китте. Г.Ибраһимов. Аяк суыту Чабыштан соң, чабып килгәннән соң, атны арлы-бирле йөртү. Аяк табанын ялау Бик нык ялагайлану. Сез райкомда, райисполкомда эшләүчеләрнең аяк табаннарын ялыйсыз. Т.Миңнуллин. Аяктан егарлык Шаккатырырлык, искиткеч. Шуңа күрә, аны телдән яздыру өчен, бик аяктан еккыч фактлар кирәк булачак иде. Ш.Маннур. Ә син бик матурлап, аяктан егарлык итеп, эскизыңны яса. М.Маликова. Аяктан егу 1) Хәлсезләндерү, хәлдән тайдыру. Моннан берничә ел элек, авылга кайткач, авыру аяктан екты мине. Р.Вәлиев; 2) Материаль яктан авыр хәлгә төшерү. Аның теге мактаулы мөгезсез сыерының – тизәк авыруыннан, сабан туйларында иң шәп сөлгене эләктерә торган ак кашкасының эч авыруыннан үлүләре дә аны аяктан екмады. К.Тинчурин; 3) Рухи төшенкелеккә бирелергә мәҗбүр итү, мораль яктан авыр хәлгә төшерү. Ләкин фронтның бик авыр һәм мәкерле шартлары аны аяктан ега. Р.Ишморат; 4) Эшне бозу; артка сөйрәү. [Сәлахиев:] Син бөтен Волга буенда беренче үрнәк саналган совхозны аяктан егарга маташасың. Г.Ибраһимов; 5) Үлемгә сәбәп булу турында. --- ачлык, иң башлап, аны аяктан екты. К.Нәҗми; 6) Зур комачау булу, эшли алу мөмкинлегеннән мәхрүм итү. Ул тагын да яхшы уйнар иде, телсезлеге аяктан ега. М.Гафури. Аяктан еккыч к. аяктан егарлык. Аяктан калу 1) Берәр төрле сәбәп аркасында аяксыз калу, аяклар параличлану; 2) Күп йөреп, аяклар бик нык ару, тәмам йөри алмаслык хәлгә килү. Аяк тартмау Кая да булса барырга яисә берәр эш башларга җыенганда, уңышсызлык, күңелсезлек булыр кебек шик туу, башларга икеләнеп тору. [Заһитның] Нигәдер, пристаньга да аягы тартмады. М.Әмирханов. Габдулла абзый, аягы бик үк тартмаса да, башка йөкчеләрдән калмады. Ф.Хөсни. Аяк тарту Кая да булса барырга теләү. Аяклары кардәшләренә таба тартты, ә күзләрен Микәйнең көмеш ука сыман елык-елык килеп торган мамыкка төрелгән, гайрәтле гәүдәсеннән аера алмады. Р.Мөхәммәдиев. Аяк терәп Бик нык каршы торып, артык нык каршылык күрсәтеп. Тик Гата аяк терәп каршы тора. Р.Хафизова. Мөнирә бүләкне алмаска аяк терәп каршы тора. М.Хәсәнов. Үзе дә, аяк терәп, өйләнмәскә тырыша: «Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен!» – дип, авызын гына ера. Ф.Шәфигуллин. Аяк терәп сөйләшү Курыкмау, үз сүзендә нык тору; үзеңнең дөреслегеңә тулысы белән ышанып сөйләшү. Шәкертләр мәдрәсәдәге уку һәм тормыш тәртипләрен, кычкырып, курыкмый тәнкыйть итә башлыйлар. Хәмидулла абзый белән аяк терәп сөйләштеләр. Ә.Фәйзи. Аяк төбе Бик якында, ерак түгел. Биш-ун адым атласаң, аяк төбеңнән генә иген кыры башлана. Р.Низамиев. Аяк үрә к. аяк өсте. Анда кереп, аяк үрә генә төрле нәрсәләр капкаладылар, аяк үрә генә марҗа шоколад [ашады], Шәмсетдин чәй дә эчте. Г.Исхакый. Аяк хакы к. аяк ялы. Аяк чалу 1) Атлап яки йөгереп барган кешенең аягына аркылы берәр әйбер яки аякны куеп абындырып егу. Әмма Шамил аннан җитезрәк булып чыкты: --- күз ачып йомган арада, аны аяк чалып екты. З.Фәтхетдинов. Нәкъ шул чакта «Стриж», киң иттереп атлап баручы Әшрәфкә аяк чала да, үзе күздән дә югала. Казан утлары; 2) Кемнең дә булса эшенә аркылы төшү, эшенә комачаулык ясау, төрле тоткарлыклар барлыкка китерү. Ләкин язмыш аяк чала һәрчак безгә. Н.Фәттах. Иптәшләренең һәр уңышыннан көнләшә, төртмә телләнә, кешегә аяк чалырга гына тора. Р.Хафизова. Бергә гомер иткән дусларны да, Аяк чалып йөргән дошманны да Бәяләргә тормыш өйрәтә. М.Галиев. Аяк ялы Берәр җиргә барып йомыш үтәгән, эш башкарган өчен бирелә торган акча яки берәр әйбер, «чәйлек»



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә