АЯЗУ ф. 1) Болыт, томан таралып, явым-төшем бетеп, күк йөзе ачылу. Иртә аязмаса, кич аязмас, кич аязмаса, һич аязмас. Мәкаль. Көн күптән аязган инде, хәтта бераз туңдырып та җибәргән. Д.Бүләков 2) күч. Кайгы-хәсрәт таралу, күңелсез хисләрдән арыну Аяза бару Акрынлап аязу; торган саен ныграк аязу. Кара болыт үтеп киткәннән соң, күк йөзе аяза барган кебек, Газинурның да күңел күге әкренләп аяза барды. Г.Әпсәләмов Аяза башлау Аязырга тотыну. Иртә белән көн аяза башлады. А.Алиш Аяза төшү Берникадәр аязу, бераз аязу Аязып бетү Бөтенләй аязу, тулысынча аязу Аязып җитү Тәмам аязу. Ул да булмады, күкнең бер чите болытлардан арынып, аязып та җитте. М.Хәсәнов Аязып калу Аяз хәлгә килү Аязып китү Кинәт аязу; бераз аязу. Мусаның үз башындагы авыр һәм чуалчык уйлары --- төрле якка тарала, акыл гөмбәзе аязып китә. Ш.Маннур Аязып тору Әле, хәзерге вакытта аязу |