АЯЗ с. 1. 1) Явым-төшеме, болыты булмаган, ачык, томансыз. [Сәлмән:] Җәйнең матур аяз таңнарында җанга рәхәт Идел ярларында. Җыр. Май аяз булды диярлек, июнь дә аяз тора, әгәр шуннан июль дә аязга китсә? Ә.Еники. Атнадан артык әле иләкләп-чиләкләп койган, әле пыскып кына сибәләгән яңгырлардан соң, чалт аяз көннәр башланды. Р.Төхфәтуллин 2) күч. Кайгы-хәсрәте булмаган, тыныч. Шулай да Васфиянең күзләре аяз, аларны кучкыллы болытлар һичкайчан капламастыр... М.Хуҗин. Күңелнең дә күге җиде катлы. Иң тирәндә калган аяз гөмбәзлесе – балачак күге. М.Галиев 2. и. мәгъ. Тыныч һәм ирекле көн, тынычлык. Куркытма син, Алла, яшен белән, Барыбер мин курыкмый яши беләм. Куркытсаң да курыкмыйм мин: Аязымны сатып алдым яшем белән. Г.Тукай ◊ Аяз көндә яшен суккандай к. аяз көндә яшен суккан кебек. Аяз көндә яшен суккандай, кинәт башына төшкән бу фаҗигане Мостафин гаять авыр кичерде. Ә.Еники. Аяз көндә яшен суккан кебек Көтмәгәндә килеп чыккан бәла-каза, кайгы-хәсрәт, күңелсезлек турында. Барысына да аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте бу хәл. М.Хәсәнов. Миңнеруйны кияүгә бирергә җыенулары турындагы хәбәр бары аның иптәшләре өчен генә аяз көнне яшен суккан кебек көтелмәгән яңалык булды. Р.Хафизова. Аяз көндә яшен сукты диярсең к. аяз көндә яшен суккан кебек |