АЯГҮРӘ рәв. 1) Аякка басып, аякка баскан, аяк өстендәге килеш. Аягүрә басып килгән ир, шундук, артлы чанадан сикереп төште. Р.Кәрами. Сария бераз үрмәләп барды да аягүрә басты. Р.Хафизова

2) Вертикаль торышка килеп. Бу – синдәме, шигърият, ак кәгазь аланында каләм аягүрә басуга, яшәү суты өртелгән сүзләрнең, кысан шәкелгә буйсынып, хөр фикер күгенә сибелүе?! М.Галиев

3) күч. Ихтирам күрсәтеп, зурлап, шулай ук хөрмәтләү билгесе буларак яки куелган тәртип буенча, яшь яки чин ягыннан үзеңнән зурларны каршылаганда һәм алар белән сөйләшкәндә баскан килеш. [Сәлмән:] Брежнев трибунага күтәрелә. Сез, үзегез дә сизмичә, аягүрә басасыз, шатланып, кул чабасыз. Д.Салихов. Аягүрә басып торган тамашачы ун сәгать буе чит ил кунакларын алкышлап, танылган җырларга кушылып җырлады. Ватаным Татарстан

4) күч. Ашыгып кына, эш арасында бик тиз генә, ашыгыч рәвештә. [Чеховның] Аягүрә генә дәфтәргә теркәп куйган язмалары да әдәби яктан эшләнгәннәр, кызык итеп бирелгәннәр. Г.Нигъмәти

Аягүрә йоклап йөри к. аяк өсте (өстеннән) йоклый. Аягүрә йоклап яшәгән бу пошмасны нәрсәдер сискәндереп уятырга тиеш ләбаса. Н.Гыйматдинова. Аягүрә төш күрү Саташып, аңгыраеп, аңгы-миңге булып йөрү. Ашаганым аш түгел, йоклаганым йокы түгел, аягүрә төш күреп йөрим. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә